Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Конкурс игълан ителә.

Теләче районы хакимияте Теләче муниципаль районының шәхси ярдәмче хуҗалыклары, оешмалары һәм учреждениеләре арасында «Алтын көз – 2020 ел» конкурсын игълан итә.

Конкурста район территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы шәхси ярдәмче хуҗалыклар, оешмалар һәм
учреждениеләр катнаша ала.
Эшләр өч төрле критерий буенча бәяләнәчәк:
- Күргәзмә материалының сәнгати бизәлеше һәм эстетик төре;
- Ашамлыкларның һәм эчемлекләрнең үзенчәлекле һәм сыйфатлы булуы;
- Презентация (шигырьләр, такмаклар, җырлар һ.б.).
Конкурс номинацияләре:
- Витаминная кладовая – Витаминлы келәт;
- Природная мастерская – Табигать остаханәсе;
- Сам себе агроном – Үз үземә агроном;
- Зеленая аптека – Яшел даруханә;
- Чудо природы – Табигать могҗизасы;
- Осенняя сказка – Көзге әкият;
- Рекорды урожая -2020 г. – Уңыш рекордлары -2020ел;
- Кулинария: «Лакомый кусочек» - Пешекчелек: "Тәмле кисәк".
Һәр номинациядә җиңүчеләрнең беренче, икенче, өченче урыннары билгеләнелә, аларга конкурста катнашканлыкка диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылачак.
Конкурста катнашырга теләүчеләр гаризаларын 2020 елның 3 ноябренә кадәр район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенә тапшыра. Адрес: Теләче авылы, Белов урамы, 5 нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84360) 21-9-07.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев