"Ковид каникуллары" хәлләрне катлауландырмасмы?
30 октябрьдән – 7 ноябрьгә кадәр Владимир Путин карары нигезендә, Россиядә эшләми торган атна игълан ителде.
- Эшләми торган көннәр шатланып, бәйрәм итәргә дигән сүз түгел. Ялларны өйдә, гаиләдә үткәрик, – дип өндәде шул вакытта Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Әмма бер атналык эшләми торган көннәр игълан ителүгә, халык диңгезгә юлламалар ала башлаган. Арзанлы билетлар беренче көннәрдә үк сатылып беткән икән.
Шул уңайдан без урамдагы кешеләрдән "Ялларыгызны кайда үткәрергә уйлыйсыз?", дип сорадык. Җаваплар төрле булды, ләкин күбесе "эшлибез" дип кенә җавап кайтарды. Андый җавап бирүчеләр арасында сатучы, "шабашник", мәгълүмат үзәге хезмәтләре бар иде.
Ял көннәре бирделәр, ләкин берәүдә өйдә утырырга җыенмый. Нәтиҗә буларак сорау туа, өстәмә яллар эпидемиологик вәзгыятне катлауландырмасмы икән?
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев