Күп тарифлыны куллану кемгә кулайрак?
22 апрель көнне “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 2020 ел йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар буенча “Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган Татарстан Хөкүмәте утырышы булып узган иде.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов узган кышның бик салкын булуын, шуның нәтиҗәсендә җылылык энергиясе куллану 24% ка артуын билгеләп узган иде. Бу уңайдан ул: “Әлеге вәзгыятькә кичекмәстән әһәмият биреп, анализ ясарга кирәк. Мисал өчен, резерв сыйфатында һава торышын җайга салу төеннәрен (узелларын) карарга мөмкин. Бүген күпфатирлы йортларның 55%ында гына шундый төеннәр бар. Бу мәсьәләне системалы рәвештә хәл итәргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать иткән иде ул утырышта катнашучыларга.
Чыннан да, узган елның декабрь, быел гыйнвар һәм февраль айларында квитанцияләрдәге саннарны күреп халык аптырашта калды. Күпчелек 1 гыйнвардан электр энергиясе, бигрәк тә җылылык өчен түләү арткан дип уйлады. Ул чакта тармак оешмалары түләүләрне арттыруның сәбәбен кышның салкын килүе һәм салкыннарның озакка сузылуы белән аңлатты. Шуңа да карамастан, аларның байтагы нигезсез булып чыкты. Әлеге уңайдан республика шәһәрләрендә кулланучылар һәм электр энергиясе, җылылык белән тәэмин итүчеләр арасында шактый каршылыклар килеп чыкты. Күпләргә үзләренең хаклыгын суд аша расларга туры килде. Җылы, назлы язлар һәм эссе җәйләр җиткәч әлеге “бум” бераз онытылды кебек. Ә 1 июльдән 2021 елның икенче яртыеллыгында коммуналь хезмәтләргә, газга, суга, электр энергиясенә яңа тарифлар белән түли башладык. Яңа тарифлар буенча исәпләнгән түләү квитанцияләре һәркайсыбызга килеп ирешкәндер инде. Ул Россиянең Тарифлар буенча федераль хезмәте раслаган иң югары чик кысаларында, ягъни 4%ка арттырылган хәлдә башкарылачак.
2021 елның 1 июленнән гамәлгә кергән тарифлар турында “Энергосбыт”ның клиентларга хезмәт күрсәтү офисының клиентлар белән эшләү белгече Олеся Гозәерова белән сөйләшеп алдык.
- ТРның Тарифлар буенча дәүләт комитеты кабул иткән карарлар нигезендә, 2001 елның икенче яртыеллыгына һәм 2022 елның беренче яртыеллыгына коммуналь хезмәтләргә, газга, суга, электр энергиясенә бәяләр республикабызның бөтен районнарында да бертөрле үзгәрде. Мисал өчен, Теләчедә яшәүчеләр узган яртыеллыкта тотылган бер киловатт электр энергиясе өчен 2 сум 75 тиен түләгән булсалар, 1 июльдән көндезге тариф буенча иртәнге җидедән төнге унбергә кадәр 2 сум 88 тиен түли башлаячаклар. Ә инде ике тарифлы хисаплагычлар буенча иртәнге җидедән төнге унбергә кадәр 3 сум 31 тиен, төнге унбердән иртәнге җидегә кадәр тотылган энергиягә 2 сум 02 тиен түләргә тиеш булалар. 1 июльгә кадәр бу тариф буенча 1 сум 92 тиен түләргә кирәк иде. Электр җылыткычлары кулланучыларга күп тарифлы хисаплагычлар куллану кулайрак. Бу очракта түләү югарыда телгә алынган, ягъни берләштерелгән тарифлар суммасыннан чыгып алына. Тотылган су өчен дә түләү тәртибе шул рәвешле артты. Узган яртыеллыкта тотылган бер кубометр суның бәясе 23 сум 77 тиен торса, 1 июльдә ул 24 сум 37 тиенгә кадәр күтәрелде. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр көнкүреш калдыклары өчен айга 89 сум 80 тиен түләгән булсалар, хәзер аларга 96 сум 08 тиен чыгарып бирергә кирәк булачак. Шәхси йортларда яшәүчеләр исә көнкүреш калдыклары өчен 104 сум 23 тиен түләячәк. Элек 97 сум 41 тиен түләп килделәр. Хәзер ягылган газ өчен 6 сум 07 тиен түләячәкбез. Элек 5 сум 89 тиен генә түлисе иде.
Түләүләрне республикабызның дәүләт хезмәтләре, “Татэнергосбыт” сайтындагы шәхси кабинет, теркәлмичә генә “Энергосбыт” сайты, “Сбербанк”ның яки “Ак Барс Банк”ның электрон сервислары аша түләргә мөмкин. Шулай ук түләүләрне башкарыр өчен электрон квитанциягә дә язылырга мөмкин. Түләүләрне ике ай рәттән түләмәгән очракта сезне электр челтәреннән өзәчәкләр. Бу очракта сезгә иң әүвәл алдан җыелган әҗәтләрне түләү турындагы квитанцияне “Энергосбыт”ның клиентларга хезмәт күрсәтү офисына алып килеп күрсәтергә, аннары, электр челтәреннән өзү, электр челтәренә тоташтыру чыгымнарын түләргә кирәк булачак. Шушы шартлар үтәлгән очракта ике көн эчендә сезне электр челтәренә тоташтырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев