Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кредитлары һәм кертемнәре булган халыкка Үзәк банк кисәтү ясый: башка чара юк

Россиялеләр өчен кредит һәм банк керетмнәре шартлары үзгәрәчәк.

Банк кертемнәре һәм кредитлары булган ил халкына акчаның киләчәге турында сөйлделәр. Илдәге вазгыять турында Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина белдерде.

Брифингта сүз илдәге инфляция турында барды: соңгы елларда ул рекордлы күрсәткечкә җитте. Практика күрсәткәнчә, бу чик түгел. Үзәк банкның катгый акча-кредит сәясәтен уздырудан башка чарасы юк. Башкача инляцияне туктатып булмый. Инфляция безнең 4 процентлы максатны ике атпкырга узып китте, шуңа да ставканы арттырабыз, диде Нәбиуллина.

17 декабрьдән төп ставка тагын артачак. Россиялеләр өчен кредит һәм банк керетмнәре шартлары үзгәрәчәк дигән сүз бу. Ставка арткач, кредит ставкалары да арта, акча гражданнар өчен кыйммәтләнә. Кертемнәр буенча да процентлар артачак.

Ноябрьдә инфляция рекорд куйды – 8 процентка җитте. Түрәләр 2022 елда инфляция 4 процентка кайтыр дип өметләнә. Шулай булганда илдәге финанс вазгыять тотрыклыланачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев