Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Күркәм концерт – еллык хезмәткә нәтиҗә

29 апрель көнне, район мәдәният йортында район Сәнгать мәктәбенең еллык хисап концерты булып үтте.

Кичә, ягъни 29 апрель көнне, район мәдәният йортында район Сәнгать мәктәбенең еллык хисап концерты булып үтте. Аны күпсанлы тамашачылар, әти-әниләр белән беррәттән, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та кызыксынып  тамаша кылды.

Алай гына да түгел, ул  концерттан алган хис-кичерешләре белән уртаклашырга дип сәхнәгә дә менде. Күркәм концерт һәм еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, район Сәнгать мәктәбе укытучыларына Теләче муниципаль район башлыгының, район мәдәният бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хатларын, чәчкәләр тапшырды. Шундый ук рәхмәт сүзләрен ул, сәхнәдә чыгыш ясаучы балалары өчен җан атып, борчылып, сөенеп һәм сокланып утырган әти-әниләргә дә ирештерде.

Ике сәгатькә сузылган концертның үткәне сизилми дә калды. Тормышыбыз чәчәкләре - балалар белән бергә үткәргәнгә шулай ул. Биредә чыгыш ясаган балаларның барысы да артист булып бетмәс. Әмма аларның сәнгать мәктәбендә үзләштергән һөнәрләре тугры, ышанычлы дус, юлдаш буларак гомер буе озата барыр. Сәнгатьне яраткан, үз иткән бала беркайчан да начар юлга басмаячак. Чөнки аның күңелендә, җыр-моң, шигырь , дәртле бию ритмнары, рәсем сәнгатенә мәхәббәт яшәячәк, - диде район башлыгы әйтелгәннәргә бераз аңлатма биреп.

Район Сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан концерт турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев