Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Кызыл зона»да

Короновирус инфекциясе без фаразлаганча, бик тиз генә безнең арадан китәргә җыенмый.

Узган ел санитар-эпидемиологик хәлнең катлаулану очрагы килеп чыкканда дип, районда резерв госпиталь эшләнгән иде. Быелның 17 сентябреннән район үзәк хастаханәсендә урнашкан госпитальдә авырулар дәвалана башлады.

Район табиблары әйтүенчә, ковид мәкерле чир. “Ярты сәгатьтән ни буласын әйтүе кыен, кеше организмын әлеге чир бик нык какшата. Прививка ясаткан кешеләр әлеге чирне җиңелрәк формада кичерәләр”, - ди алар.

- Мондый авыруларны табибтан башка ялгыз калдыру мөмкин түгел. Табибларыбыз чират буенча төнгә хастаханәдә кизү тора, график нигезендә госпитальдә дә эшли. Ковид белән авыручылар белән үзебезнең медицина хезмәткәрләре эшли, аларны төрле бүлекләрдән җыйдык. Ковид йоктырган авыруларны дәвалау өчен табиблар, шәфкать туташлары курсларда укып кайтты, махсус сертификатларга ия булдылар, - дип аңлатты баш табиб Ирек Галиуллин.

"Кызыл зона" хакында тулырак район газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев