Йорт яны территорияләрен тәртипкә китерүегезне сорыйбыз
Район яңалыклары

Йорт яны территорияләрен тәртипкә китерүегезне сорыйбыз

ӨРМӘТЛЕ РАЙОНДА ЯШӘҮЧЕЛӘР! Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты янәшәдәге һәм йорт яны территорияләрен тиешле тәртипкә китерүегезне сорый.

🌿 Үләннәрне һәм чүп үләннәрен чабу, чабылган үләннәрне, чүп-чарны җыеп алу һәм территорияләрне тәртипкә китерү зарур.

 

📅 Барлык эшләрне дә 9 сентябрьгә кадәр (9 сентябрьне дә кертеп) тәмамларга кирәк.

 

⚠️ Әлеге эшкә җаваплы каравыгызны һәм аны соңгы көнгә калдырмавыгызны сорыйбыз.

 

🏡 Торак пунктларыбызның чисталыгы һәм төзеклеге һәр кешенең үз территориясен тәртиптә тотуга җаваплы каравыннан тора.

 

❗ Билгеләнгән вакыт эчендә күрсәтелгән эшләрнең үтәлешен тәэмин итүегезне сорыйбыз.

 

Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты.


Нет комментариев