“Сабыгаз” эксплуатация - җитештерү идарәсенә караган Теләче районы газ хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен имин һәм җитештерүчән хезмәт белән каршылый.
Аларның хезмәт вазифасы - район халкын, оешма-предприятиеләрне берөзлексез һәм хәвеф-хәтәрсез газ ягулыгы белән белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Әлеге оешма хезмәткәрләре 5160 хуҗалыкка, 575 чакрым озынлыктагы газүткәрегечләргә хезмәт күрсәтә. Яңа йортларга, объектларга газүткәргечләр тоташтыру белән газ җибәрү эшләре дә аларга йөкләнгән. Болардан тыш, газ хуҗалыгы егет-кызлары авария-диспетчерлык хезмәтендә дә тәүлек әйләнәсе кизү торалар. Аның составын биш кеше - диспетчер, мастер, ике слесарь һәм машина йөртүче тәшкил итә.
Оешма җитәкчесе Рәвис Мәгъсүм улы Хаҗиев әйтүенчә, аның кул астында эшләүче хезмәткәрләр 98 шкафка, 6 газ бүлү пунктына (газ басымын төшереп, бүлеп җибәрү пункты) хезмәт күрсәтә. Быел алар 3 иске шкафны яңасына алыштырганнар, Теләче һәм Олы Нырсы авылларында урнашкан 2 газ бүлү пунктына реконструкция ясаганнар.
Хезмәт вазифаларын җиренә җиткереп башкарып килүләреннән тыш (башкача да була алмый, газ халыкка бик күп уңайлыклар тудырса да, хәтәр рәхәтлек, зур җаваплылык сорый - Ф.Н.), без газчыларны районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, дус-тату, бердәм һәм башкаларга үрнәк коллектив буларак беләбез. Районкүләм мәдәният һәм сәнгать чараларында, спорт ярышларында, аеруча чаңгы, гер күтәрү спортында, милли көрәштә алар беренчеләр рәтендә. Аларны исемләп язып тору да кирәкми, берсен алып икенчесен куя торган түгел, күз тимәсен.
Ел саен санитар-экологик айлык кысаларында башкарган эшләре дә һәркемгә үрнәк итеп куярлык. Һәр язда Комаровка авылында урнашкан “Рифхәт чишмәсе”нә шефлык итүләре моның гүзәл үрнәге. Күпләр аларның эшчәнлегенә сокланып, яратып, хәтта бераз көнләшеп тә карый.
Районыбызның иң үрнәк коллективларының берсен - район газ хуҗалыгы егетләрен һәм кызларын якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз һәм имин, нәтиҗәле, иҗади хезмәт белән яшәүләрен теләп калабыз. Алга таба да өйләребез, эш урыннарыбыз элеккегедәй җылы, якты һәм уңайлы булсын. Алар өйләребезне, эш урыннарыбызны гына түгел, үзләренең кешелекле булулары белән җаннарыбызны да җылыталар.
Нет комментариев