Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Үлем белән көрәште, яки инвалидлык – хөкем карары түгел

Теләче – көрәшчеләр төбәге. Бу – кире каккысыз аксиома. Шул ук вакытта республиканың иң кечкенә районнарының берсендә дөньякүләм уңышларга ирешкән спортчылары булган, ләкин даны күпмедер дәрәҗәдә көрәшчеләр күләгәсендә калып килгән тагын бер спорт төре үз уңышлары белән мактана ала: армрестлинг (кул көрәше).

Теләчедә кул көрәшенең үсеше турыдан-туры тренер Айрат Кыямов исеме белән бәйле. Аның башка остазларга үрнәк булырлык тагын бер эше бар: ул инвалид-спортчылар белән дә эшли. Беренчеләрдән булып аның кул астында Ришат Зәйнетдинов шөгыльләнә башлый һәм терәк-хәрәкәт аппараты буенча инвалид-спортчылар арасында дөньякүләм ярышларда җиңүләр яулый, спорт остасы исемен алуга ирешә. Бүген инде районның «Батыр» спорт комплексында шөгыльләнә торган кул көрәштерүчеләр арасында инвалид-спортчылар сафы тагын да арта төшкән.
– 2011 елның октябрендә, юл һәлакәтенә юлыгып, арка миенә зыян килде. Шуның аркасында аякларым эшләмәс булды, инвалид калдым, – дип сөйли шундый спортчыларның берсе, 34 яшьлек Илфат Имамиев. – Бик авыр вакытлар булды, ике айлап хастаханәдә ятып чыктым. Гаиләм, балам, туганнар һәм дуслар булу, аларның булышлыгы яшәргә көч бирде. Авырлыкларны җиңеп, үземне кулга алып, яңача яши башладым. Өйдә тик яткан вакытта бер шөгыль кирәк иде миңа. Менә шул вакытта Айрат Кыямов күнегүләргә чакырып алды.

Берничә генә ай шөгыльләнүгә, җиңүне максат итеп түгел, ә үзен сынап карарга гына киткән Илфат иң беренче катнашкан Татарстан чемпионатында ук 3 нче урын яулап кайта. Туктаусыз күнегүләр тагын да югарырак нәтиҗә бирә – Илфат Имамиев Россия чемпионатларында призер булып таныла һәм 2017 елның маенда Польшада узган Европа чемпионатында өченче урынга күтәрелә.
– Уңышка ирешү өчен туктаусыз шөгыльләнергә кирәк, - дип сөйли Илфат. - Аяклар эшләмәгәч, бөтен көч кулларга төшә. Атнасына биш көн килеп, икешәр сәгать шөгыльләнәм. Куллар сызлаган, коляска тәгәрмәчен әйләндереп булмаган көннәр дә бар. Ләкин шөгыльләнмичә уңышка ирешеп булмый. Олимпия төре булмаса да, армрестлинг белән шөгыльләнүчеләр күп.

Инвалид спортчыларның тагын берсе – Шәтке егете, 22 яшьлек Инсаф Габдуллин. Үлем белән көрәште, диләр аның турында. Бер як кулы эшләми. Шуңа да ярышларда бер кул белән генә көрәштерергә туры килә. Армрестлингда инвалид-спортчылар өчен андый мөмкинлек тә бирелә.
– Кечкенәдән хоккей һәм футбол белән мавыга идем. Шуңа хәзер дә өйдә ятасы килмәде, бер еллап шушы спорт төре белән шөгыльләнәм, – ди Инсаф Габдуллин. – Сәламәт вакытта сул кулым көчлерәк иде. Хәзер инде бөтен эшне уң кул белән генә эшләргә туры килә.

Ә тренажер залында инвалид-спортчылар өчен барлык шартларны да булдырырга тырышалар. Коляскадагы спортчылар өчен әлегә өстәл булмаса да, махсус күтәртмәләр көйләп куеп, Илфатны да аякта басып торган спортчылар биеклегенә күтәргәннәр. Нәтиҗәдә, тигез шартларда шөгыльләнер өчен шартлар бар.
– Медальнең ике ягы булган кебек, инвалид-спортчылар белән эшләүнең дә кыенлыклары һәм үз рәхәте бар, – ди тренер Айрат Кыямов. – Иң кыены – юл мәшәкате. Бер елны Татарстанның инвалид-спортчыларын Мәскәүгә үзем генә алып бардым, Польшага очарга тиеш идек. Аэропортка спортчыларны, аларның әйберләрен ташып бетергәнче, самолетка соңга калдык. Ярый әле хәлгә кереп, икенче рейс белән очырдылар. Елыйсылар килгән чаклар була ул. Шул ук вакытта аларның да кеше булуын онытмаска кирәк. Аларда омтылыш көчле, үзләрен күрсәтә алуларына ихлас сөенәләр. Шуңа да күңел биреп шөгыльләнә алар...

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X