Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Максаты изге

Совет чорында гамәлдә булган ГТО - “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыру 2014нче елдан кире кайтарылды.

Бу комплексның максаты изге: спорт белән даими шөгыльләнгән кешеләрнең санын арттыру һәм гомерләрен озайту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бу безнең гомуми компьютерлаштыру чорында аеруча мөһим. Ә аңарчы район күләмендә үткәрелгән барлык спорт чаралары ГТО нормаларын тапшыруга тест буларак кабул ителде.

Димәк, мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Билгеле, моңарчы һәр балага медицина тикшерүе белешмәсе һәм балалар табибының рөхсәт кәгазе булыр тиеш.

Тапшыру вакыты да өч сессиягә бүленә - көзге (сентябрь - октябрь), кышкы (гыйнвар-февраль), язгы (апрель-май). Күнекмәләр дә ел фасылына карап билгеләнгән. Боларга пневматик яки электрон мылтыктан ату, ераклыкка сикерү, турникта тартылу, граната ыргыту, кулларда этенү (отжимание), йөзү, чаңгыда узышу, туристик походка бару нормативлары өч сессиягә бүлеп башкарыла.

ГТО нормаларын укучылар гына түгел, ә урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә тапшырырга тиеш. Соңгы категориягә әлеге бурычны үтәтү районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә йөкләнгән. Урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә әлеге нормативларны үтәргә участок табибының медицина белешмәсеннән башка кабул ителми.

Тест кабул итү үзәге итеп, 2021 елның 27 июлендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан чыгарылган 232 нче номерлы карар нигезендә, “Теләче” спорт мәктәбе билгеләнде. Төп үзәккә 16 тест үткәрү урыны беркетелгән. Шуның 15е гомуми белем бирү мәктәпләрендә урын алса, берсе “Дулкын” йөзү бассейнында эшләп килә. ГТО - “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультураспорт комплексының төбәк бүлегеннән 2021 елның 1 апреленә алынган мәгълүматлар буенча, АИС ГТО ның gto.ru рәсми сайтында 2609 райондашыбыз теркәлгән. Шуларның 964е ГТО нормативларын алтын билгесенә тапшырган. Ел саен тест үзәге хөкемдарлары (җәмгысе 21 хөкемдар) алдында төрле яшьтәге райондашларыбыз алдан тәгаенләнгән график буенча нормативлар тапшыра. Аларның күбесе “Татарстан кроссы”, “Татарстан чаңгы юллары”, Физкультурачылар көне һәм Өлкәннәр декадасы кебек ярышчараларда башкарыла.

Өлкән буын вәкилләре 9-11 баскыч аралыгында чыгыш ясый. Райондашларыбыз Рәис Дәүләтшин (Иске Җөри), Васил Ибраев (Теләче), Галия Садриева (Теләче), ирле-хатынлы Елена һәм Рәис Нуртдиновлар (Теләче), Илүзә һәм Рәис Заһидуллиннар, Анатолий Вилков (Үзәк), Федосия Давыдовалар (Субаш) ГТО фестиваленең район, зона һәм республикакүләм турларында актив катнашып киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев