Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәдәниятле халыкның киләчәге якты

31 октябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестиваленең чираттагы концерты булып үтте.

Концертта әлеге авыл җирлегендә урнашкан Шәтке, Югары Мирәтәк, Олы Мирәтәк авыллары үзешчәннәре сәхнә тотты,мәдәният йортының фойесында алар тарафыннан эшләнгән кул эшләре, таба ашлары тәкъдим ителде. Исегезгә төшерәбез, мәгълүм фестиваль муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карарына нигезләнеп, районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тулуына багышлап үткәрелә. Концертта да алып баручылар тарафыннан  районыбызның  1935 елда административ берәмлек буларак барлыкка килүе, 1959 елда бетерелүе һәм 1991 елда яңадан торгызылуы тарихына зур игътибар бирелде. Шунысы сөенечле,  тарихи тетрәнүләр, зур сынаулар кичерүгә карамастан, районыбыз  яшәвен дәвам итә, елдан-ел үсә, яңара. Кайсы гына тармакны алмыйк, аның үз йөзе, үз урыны бар.  Зурдан кубып сөйләшкәндә, авыл хуҗалыгы районы булып саналсак та, районыбыз сәнәгать, мәдәният, спорт, мәгариф өлкәләрендә үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә алды. Киләчәктә дә әнә шул рухта яшәргә, үсәргә насыйп булсын диелде әлеге концертта.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев