Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мин көзләргә гашыйк булдым әле

Дамира Миннебаева шигыре.

Быел көзләр бигрәк матур булды,

Гашыйк булдым әле көзләргә.

Каеннар да охшап калган бүген

Сары чәчен сүткән кызларга.

 

Каен урманыннан узган чакта

Төшердем лә искә җәйләрне.

Күңелемдә җир җиләкле алан,

Кулларымда чәчәк бәйләме.

 

Мин көзләргә гашыйк булдым әле,

Күзләр калды гүя камашып.

Әйтерсең лә яфрак буранында 

Берьялгызым йөрдем адашып.

 

Гашыйк булуларым хак булса да,

Беләм үзем, соңга калынган.

Күп тә үтмәс, соңгы яфраклар да

Өзелерләр инде каеннан.

 

Тик барыбер бүген гашыйк көзгә.

Язлар килгәч, бәлки - язларга.

Охшаттым ла ап-ак каеннарны

Сары чәчле сылу кызларга...

Дамира Миннебаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X