Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Министр урынбасары килде

Бүген, ягъни 1 сентябрь көнне, районга Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Бутаева Наталья Владимировна килде.

Ул муниципаль район Советының утырышлар залында районда әлеге тармакта хезмәт куючылар белән очрашты. Очрашу барышында ул аларны илдәге, республикадагы сәяси, социаль-икътисадый вәзгыять белән таныштырды, соңгы юнәлешләрнең үсештә булуын билгеләп үтте. Шулай ук үзенең чыгышында быел 17,18 һәм 19 нчы сентябрь көннәрендә Россия Федерацияcе Дәүләт Думасы депутатлар сайлауда район социаль хезмәткәрләрнең актив катнашуына, үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәүләренә зур ышаныч белдерде.

Очрашуда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм чыгыш ясады.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев