Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Объектлардагы эш барышы белән таныштылар

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин белән берлектә, республика прогрограммасы нигезендә төзекләндерүче объектларда төзекләндерү эшләре белән танышты.

Бүген, ягъни 19 июнь көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин белән берлектә, республика прогрограммасы нигезендә төзекләндерүче Лесной балалар бакчасында, “Безнең ишегалды” программасы нигезендә Теләче авылының Кооперативная урамындагы 3 нче, Ленин урамында урнашкан 64 нче һәм Яшьләр урамындагы 8, 11нче номерлы күпкатлы йортлар янәшәсендә барган төзекләндерү эшләре белән танышты. 

Моннан тыш, районыбыз җитәкчеләре Баландыш авылында республика программасы нигезендә төзелеп килүче авыл җирлеге бинасы, авыл уртасында төзелүче ял паркы төзелеше. Баландыш төп мәктәбе каршында эшләп килүче җәйге лагерьның эше һәм Теләче болында урнашкан Сабантуй мәйданының торышы белән дә кызыксындылар. Исегезгә төшерәбез, соңгысы, муниципаль район башлыгы Нәҗиа Хаҗипов башлангычы белән һәм район үзәгендә урнашкан оешма-предприятиеләр, аларда хезмәт куючы хезмәткәрләр көче белән төзекләндерелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X