Олы Мәтәскәдә "Карга боткасы" бәйрәме
Олы Мәтәскә авылында "Карга боткасы" бәйрәмен үткәрү традициягә әйләнде.
Быел да , 26 март көнне, мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Программага балаларның чыгышы, төрле уеннар, кошларга багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм табышмаклар әйтеш, җырлар һәм биюләр керде. Казанда карга боткасы пешерелде. Көн матур булганлыктан бәйрәмгә килүчеләрдә күп булдылар. Аларның барысыда олысы да, кечесе дә ботка белән сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев