Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Почтальон апа...

Россия Федерациясе Президенты Указы белән кабул ителгән һәм июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Россия почтасы көне илебездәге иң яшь бәйрәмнәрнең берсе.

Шуның белән бергә, дәүләтнең барлыкка килү этабында туган Рәсәй почтасының зур һәм данлы үткәне бар. Без, газета хезмәткәрләре, почта бүлеге мөдирләре һәм хат ташучылар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Газетаны нәшер итү генә түгел, аны укучыга илтеп тапшыру да зарур. Хат ташучылар 35 градус эсседә дә, салкын ачы җилдә дә, иңнәренә сумка асып, газета-журнал өләшә.

Бәйрәм якынлашкан көннәрдә без Үзәк авылы почтальоны Нурия Гәрәева белән аралаштык. Без килгәндә ул, яңа килгән газета-журналларны барлап, адреслар язып утыра иде. Ул арада почта бүлегенә Василий Курбиев килеп керде. Аңа: «Хат ташучыгыз Нурия ханым турында ни әйтә аласыз, хезмәтен ничек башкара» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Рәхмәттән башка сүз юк. Үзем лаеклы ялда, эшем юк, почта бүлегенә килергә яратам. Дүрт төрдәге газета алдырам. Нурия үз эшен яхшы башкара, пенсия акчасын, газеталарны да вакытында китерә. Лаеклы ялга гына китмәсен, тагын эшләсен иде әле, - диде ул.

Нурия Тазмөхәмәтовна почта системасына ун ел элек килеп керә. Аңарчы ул терлекчелек тармагында хезмәт куя, савымчы булып эшли. Авылның хат ташучысы Рисәлә Газизова лаеклы ялга киткәч, аны бирегә чакыралар. Эшли башлаган чорда Нурия апага җиңелләрдән булмый, бөтенләй яңа төрле эшкә өйрәнергә кирәк була.

- Дүрт ай мине әлеге хезмәтнең нечкәлекләренә Алга авылының хат ташучысы Лилия Фарахова төшендерде. Бүген дә мин аңа рәхмәтлемен, - диде ул, эшли башлаган елларын күңелдә яңартып.

Ул Үзәк авылында 139 кешегә пенсия, 90 артык кешегә субсидия һәм 200 данә газетажурнал өләшә. Аңа өстәп рәсми хатлар, халыкның интернет аша биргән товарлары һәм товар сатуны да кушсаң, хат ташучының хезмәтен тавык та чүпләп бетермәслек. Вакытлы матбугатка яздырту вакытында аның эше тагын да арта. Иңгә газета-журналлар тутырылган сумка элеп, кулга товар тотып авыл урамнарын әйләнү җиңелләрдән түгел. Шулай да Нурия апа зарланмый, хезмәтен җиренә җиткереп, авыл халкы белән уртак тел табып эшли. Җәен велосипед белән, кышын исә сумкасын чанага салып йөри. Соңгы вакытларда аңа тормыш иптәше Таһир абый да ярдәм итә башлаган. Үзәк авылы почта мөдире Гөлнара Радик кызы Шиһабиева:

- Нурия Тазмөхәмәтовна белән 3 ел эшлим. Эшен һәрчак җиренә җиткереп башкара. Авыл халкы белән мөнәсәбәте яхшы, аннан зарланучылар юк. Газета-журналларга яздыруда да, товар сатуда да үзенең активлыгы белән аерылып тора, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев