Премияләр билгеләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 августка алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге комбайнчылар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Игеннәрне суктыруда:
Беренче урында - Шигаев Данил Михайлович - “Август-Теләче” ширкәтеннән.
Икенче урында - Орешов Андрей Евгеньевич - “Август - Теләче” ширкәтеннән.
Өченче урында - Фәнис Гаяз улы Миннебев - “Игенче” ширкәтеннән.
Өченче урында - Мазарченков Владимир Николаевич - “Агролак” ширкәтеннән.
Игеннәрне теземнәргә салуда:
Беренче урында - Әмир Ибраһим улы Әскаров - “Таң” ширкәтеннән.
Икенче урында - Айрат Исмәгыйль улы Сабиров белән Фәнил Фәһим улы Салимҗанов - “Алан” ширкәтеннән.
Биш көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте комбайнчысы Шигаев Данил Михайлович, иң күп икмәк суктыручы комбайнчы буларак, Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев