"Президент" атамасы бетерелде
Владимир Путин төбәк хакимияте турындагы законга кул куйды.
Путин кул куйган законның кайбер мөһим өлешләре:
- төбәк җитәкчеләренә 2 тапкырдан да артыграк сайланырга мөмкин. Җитәкчелек итү вакытын җирле парламентлар хәл итәргә мөмкин;
- төбәк җитәкчеләренә "президент" дип аталу рөхсәт ителми;
- төбәк җитәкчеләренең бер чор идарә итү вакыты 5 ел белән билгеләнә;
- төбәкләрдәге норматив актлар конституция һәм федераль законнарга каршы килергә тиеш түгел;
- төбәк парламентлары дистанцион рәвештә эшләргә мөмкин.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев