Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Президент авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләүгә акча бүлеп бирүне йөкләде

Моннан тыш, РФ Хөкүмәте «Россия почтасы» белән берлектә почта элемтәсе бүлекләрендә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген киңәйтүне тәэмин итәргә тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин «Россия почтасы» авыл бүлекчәләрен заманчалаштыруга бюджетта акча карарга кушты. «Бердәм Россия» партиясенең XX съездының икенче этабы нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмәләр исемлеге бүген Кремль сайтында чыкты.

Россия Хөкүмәтенә 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджетны әзерләгәндә 2025 елга кадәр бүлекчәләрне һәм әлеге акционерлык җәмгыятенең авыл җирлегендә урнашкан почта элемтәсенең башка объектларын модернизацияләү һәм аны норматив хәлгә китерү максатларында «Россия почтасы» акционерлык җәмгыятен докапитализацияләүгә бюджет ассигнованиеләрен» карарга кирәк, диелә документта.

Бу йөкләмәне 1 октябрьгә кадәр үтәргә кирәк. Моннан тыш, 2021 елның 1 ноябренә кадәр РФ Хөкүмәте «Россия почтасы» белән берлектә почта элемтәсе бүлекләрендә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген киңәйтүне тәэмин итәргә тиеш. Шул исәптән гражданнарны дару препаратлары белән тәэмин итү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне һәм юридик яктан әһәмиятле хәбәрләрне электрон рәвештә алу мөмкинлеге дә каралырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев