Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Һәр көн, һәр сәгать кадерле

Бу көннәрдә районыбыз басуларында машина-тракторлар гөрелтесе тынмый. Тулы куәткә терлек азыгы әзерләү кампаниясе бара.

Бериш хуҗалыклар, мисал өчен, җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәте, Айдар бүлекчәсе механизаторлары әлеге җаваплы эшне тәмамларга да өлгерде инде.

Ә менә “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгында, җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәтендә эш темпын бермә-бер арттыру сорала. Алай дисәң, 16 июнь көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән без булган “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгының күпьеллык үлән басуларында шактый җанлылык сизелә иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 17 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, әлеге хуҗалык механизаторлары 161 гектар мәйданда күпьеллык үлән мәйданнарын теземнәргә салып өлгергәннәр иде. План - 663 гектар. Планга карата үтәлеш - 24%. Урылган мәйданнардан баландышлылар 110 тонна печән әзерләгәннәр, 200 тонна сенаж салганнар. Хуҗалыкта бүгенгә бер шартлы терлеккә 1,4 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Биредә эш темпы “Полесье” комбайнында урдырылган үләнне туратучы Раил Хәсәншинның, МТЗ-80 тракторына тагылган ЖВП-4,9 ургычы белән үлән чаптыручы Әнвәр Мөхәммәтшинның, МТЗ1221 тракторына көйләнгән КС-2,2 ургычы белән үләннәрне теземнәргә салучы Илнур Шәриповның, МТЗ-82 тракторлары һәм ПРФ - 145 агрегатлары белән печән төргәкләүче Ленар Шәрипов белән Азат Заһидуллиннарның, ГВК6 җыйгычы белән печән җыючы һәм чокырда К-700 тракторы белән яшел массаны таптаучы Газинур Гариповның, яшел массаны чокырга ташучы “КамАЗ” шоферлары Әнвәр Газизуллин, Таһир Гайнетдинов һәм Наил Шәйхрамовларның хезмәт җитештерүчәнлегенә бәйле. Шунысы игътибарга лаек, Азат Заһидуллин бераз ял итеп алганнан соң, төннәрен игеннәрне тәрбияләргә дә өлгерә. Өченче көн ул аларны икенче кат тәрбияләүгә кереште.

Икенче бер хуҗалыкта - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә бу күрсәткеч - 4, 6 центнер. Биредә исә 543 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәрне теземнәргә салганнар. Әлеге мәйданнардан 66 тонна печән җыеп алганнар, 1482 тонна сенаж салганнар. План - 779 гектар. Планга карата үтәлеш - 70%. Бу ширкәттә терлек азыгы әзерләүдә ЕС-1 комбайнында үләннәрне теземнәргә салучы Радик Нәбиуллин (рәсемдә), “Ягуар” комбайны белән чабылган үләннәрне туратучы Нияз Латыйпов, туратылган яшел массаны сенаж базына ташучы “КамАЗ” шоферлары - Зөлфәт Сәйфуллин, Дамир Нәбиуллин, Динар Галиуллин, тракторчылар - Илгиз Сәлимов белән Дамир Садыйковлар, чокырга кайтарылган массаны куәтле “Джон Дир” тракторы белән таптауда Айнур Гайнетдинов зур өлгерлек күрсәтә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 1 7 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 5815 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр теземнәргә салынган. Бу башкарылырга тиешле эшнең 71%ы. План - 8193 гектар. Әлеге мәйданнардан 1457 тонна печән әзерләнгән, 11272 тонна сенаж салынган. Бер шартлы терлеккә 4 центнер азык берәмлеге туры килә.

- Авыл хуҗалыгында һәр көн, һәр сәгать кадерле. Чөнки бер хезмәтнең нәтиҗәлелеге икенчесенә бәйләнгән. Мәсәлән, люцерна чәчәккә бөреләнә башлаганда егылырга тиеш. Чөнки ата башласа, туклыклыгы кими, ягъни протеины югала дигән сүз. Бу исә терлекләрдән алыначак продукциягә йогынты ясый. Бер атна эчендә югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләү - төп бурычларның берсе, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев