Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Һәр телне хөрмәт итәм

Иске Җөри авылында яшәүче Батабаев Аслидин Маматкулович белән әңгәмә.

- Ни өчен сез Теләче төбәген сайладыгыз?
- Бу районда бик уңган-булган яхшы, тырыш халык яши. Тәртипсез яшәү рәвеше алып барган кешеләрне очраткан юк диярлек. Үзебез яши торган иске Җөри авылы моның ачык мисалы. Гомумән яхшы халык яши дип әйтер идем.
- Аралашу өчен телне белү кирәк, бу сезгә кыенлык тудырмадымы?
- Мин үзем районның Иске Җөри һәм башка авылларында халыктан сөт җыям. Хезмәтем барышында андый авырлыкларга һәм аңлашылмаучылыкка дучар булганыбыз юк. Халык белән аңлашып эшлибез.
- 2021 ел Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан сезнең фикерләр.
- Үзебез читтән кайтсак та, районда узучы барлык чараларда актив катнашырга тырышабыз. Бигрәк тә, Сабантуй, төрле спорт чараларында райондашларыбызны казанда әзерләнгән кайнар плау, табада кыздырылган коймак, самоварда кайнаган чәй белән сыйлап илһам алабыз. Монда узучы чараларда катнаша алуыбызга шатланабыз. Халык ризыгыгыз тәмле булган дип тә әйтсә, аннан да сөенечлесе юк. Алга таба да Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы уңаеннан узучы чараларда катнаша алырбыз дип уйлыйбыз.
- Туган тел сезнең өчен нәрсә ул?
- Без үзебез Теләчегә Кыргызстаннан күченеп кайттык. Милләтебез буенча - үзбәк. Кыргыз, хакас, үзбәк, рус, татар, әзрәк кенә булса да немец һәм инглиз телләрен беләм. Һәм һәр телне хөрмәт итәм. Кеше туган телен яратырга һәм саклый белергә тиеш дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш - Ленар Хуҗин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев