Районда сан алу бара
Ул 1 августта башланды һәм 30 августка кадәр дәвам итәчәк.
Агымдагы елның “Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу турында”гы кануны нигезендә, 1 августтан аерым авыл хуҗалыгы объектларына карата сайлап алу юлы белән федераль статистик тикшерү башланды. Ул 30 августка кадәр дәвам итә.
Бу көннәрдә сан алучылар авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә эшли. 20 август көнне сан алучылар Лариса Шелякина һәм Эльвира Ханафиева Теләченең Овражная, Полевая урамнарында яшәүчеләр янында булды.
Авыл хуҗалыгында микросан алу кампаниясе киләчәктә авыл хуҗалыгы тармагы үсешен фаразлау өчен федераль, региональ һәм җирле дәрәҗәдә мәгълүматлар туплау, аның өстенлекле үсеш юлларын билгеләү, Азык-төлек куркынычсызлыгы доктринасын тормышка ашыру буенча мониторинг үткәрү, 2030 елга кадәр илдә авыл хуҗалыгы биләмәләренең үсеше стратегиясен билгеләү һәм 2005 нче елның 7 маенда Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 204 нче номер белән чыгарылган Указны тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев