Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Районыбыз юлларында тыныч түгел

Бүген, ягъни 9 сентябрь көнне, муниципаль район Советының кече утырышлар залында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.

Утырышта агымдагы елның икенче кварталында районыбыз юлларында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре, юлларның торышы,  мәктәп автобуслары хәрәкәтенә бәйле рәвештә аларның ни дәрәҗәдә тукталыш мәйданчыклары һәм ышыклау алачыклары белән тәэмин ителү мәсьәләләре каралды һәм тирән анализ ясалды. Кызганыч, соңгы айларда районыбызда юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Арада исерек хәлдә руль артына утыручылар да, һәлакәт нәтиҗәсендә үлүчеләр дә бар. 

Сөйләшүдә күтәрелгән темалар буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcе җитәкчесе, полиция капитаны Ришат Нәзиров, “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы Теләче бүлеге җитәкчесе Илнур Ярмиев, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Галиуллин, хуҗалык хезмәте конторасы җитәкчесе Азат Шәйхетдинов чыгыш ясады. 

Утырышта йомгаклау сүзе белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев