Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Россия Почтасына онлайн язылу көннән-көн популярлаша бара

Татарстан халкы почтада алдан язылу хезмәте  буенча  якынча 27,5 мең тапкыр булды.

2020 елның маенда Россия Почтасы үз бүлекчәләренә онлайн язылу сервисын башлап җибәрде. 8 ай эчендә республикада яшәүчеләр хезмәт күрсәтүдән 27,5 мең тапкыр файдаланган. Сервис көннән-көн популярлаша бара.

Уртача алганда, татарстанлылар бер ай эчендә  якынча 3,5 меңнән артык гариза рәсмиләштерә. Клиентлар ешрак мобиль кушымтаны кулланалар: аның аша алар барлык гаризаларның 78% ын, ә калган 22% ын Россия почтасы сайты аша рәсмиләштерәләр. Бүген онлайн рәвештә Татарстанның 153 почта бүлекчәсенә язылырга мөмкин. Алдан язылу хезмәте белән Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә яшәучеләр аеруча куп файдалана. Клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекчәләрендә язылу буенча бер яки ике операция тәрәзәсе бүлеп бирелгән. Гаризаны рәсмиләштергән вакытта тәрәзәнең номеры чагылыш табачак. https://www.pochta.ru сайтында һәм Россия Почтасының мобиль кушымтасында  язылырга, вакытны үзгәртергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев