Теләче Информ

Россиядә бәрәңгегә кытлык башланырга мөмкин

Шул ук вакытта россиялеләрне Яңа ел алдыннан кайбер товарларның 3-7% ка кыйммәтләнүе турында да кисәттеләр.

Киләсе елда илдә бәрәңгегә кытлык барлыкка килүе мөмкин. Сәбәбе шунда ки, бәрәңге эшкәртү куәтенең 50 процентка артуы көтелә, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бәрәңге җитештерү нык кимегән. Корылык аркасында уңышның кимүе дә шуның белән аңлатыла.
Шул ук вакытта россиялеләрне Яңа ел алдыннан кайбер товарларның 3-7% ка кыйммәтләнүе турында да кисәттеләр. Бу ихтыяҗ арту белән бәйле. Беренче чиратта йомырка, сөт, сыр, шулай ук казылык, ит, җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бәя артачак.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: