Россиядә Covid-19га бәйле хәл аркасында массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды
Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр итте, дип хәбәр итә РИА Новости.
"Массакүләм чаралар буенча: алар бөтен ил буенча туктатылган. Эпидпроцесс тенденциясенә карап, баш дәүләт санитар табибы карары нигезендә генә үткәрелә", — дип сөйләде ведомство җитәкчесе Covid-19 Хөкүмәт каршындагы Координация советы президиумы утырышында.
Попова илдәге эпидобстановканы бик киеренке дип атады. Аның сүзләренә караганда, антиковид кагыйдәләр барлык төбәкләрдә дә кертелгән, әмма бүгенге көндә иң мөһиме - бу чараларны үтәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев