Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стаж исәбен үзгәртергә тәкъдим иттеләр

Хезмәт министрлыгы гомуми стажга квалификацияле эш өчен кирәкле һөнәри белем бирү чорларын кертәчәк закон проекты әзерләгән.

Россия Хезмәт министрлыгы картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стаж исәбен үзгәртергә тәкъдим итте. Карар проекты «Российская газета» карамагында бар.

Хезмәткәрнең билгеле бер эшчәнлек төрләрен башкару өчен кирәк булган һөнәри белем алу көннәрен вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын бирә торган исемлекләргә кертү тәкъдим ителә. Мондый вакытларда хезмәткәрләр эш урыннарында булмый, тик хезмәт хакы кебек үк эш урыны да саклана, ә эш бирүчеләр укытуда булган хезмәткәрләр өчен мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар түли.

 

Хәзер эшчәнлекнең мондый вакыты гомуми стажга кертелми, әмма соңгы вакытта гомуми стажда мондый чорларны исәпкә алуны таләп итүче хезмәткәрләрнең судка мөрәҗәгатьләре ешайды. Судлар, гадәттә, гражданин ягына баса.  

Чыгынак Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев