Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рәсмиләштерү зарур

Кулланучылар еш кына үз әйберләрен төрле ателье яки остаханәләргә тапшыра, ләкин нинди дә булса документлар таләп итми, шуңа күрә дәгъваны төзегәндә исемнәрен дә, адресын да, башкаручының фамилиясен дә белми. Нәтиҗәдә проблеманы хәл итү шактый катлаулана. Мондый очракта нишләргә?

Әлеге сорау белән без Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкоголь продукциясе җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау дәүләт инспекциясе вәкиле, безнең район мисалында кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү буенча белгеч-эксперт ГАЛИМОВА ИРИНА НИКОЛАЕВНАга мөрәҗәгать иттек.

- 2020 елның 21 нче сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган 1514 нче номерлы карар белән Россия Федерацияcендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең 4 пункты нигезендә хезмәт күрсәтү (эш башкару) турында шартнамә язма рәвештә рәсмиләштерелергә (квитанция, башка документ) һәм түбәндәге белешмәләрне үз эченә алырга тиеш:

- оешманың һәм башкаручының фирма атамасы һәм урнашу урыны;

- хезмәт күрсәтү төре һәм бәясе (эш);

- хезмәт (эш) кулланучы материалларыннан яки башкаручы материалларыннан эшләнсә, материалларның (әйберләрнең) төгәл атамасы, тасвирламасы һәм бәясе;

- кулланучының хезмәт күрсәтүнең (эшнең) тулы бәясен түләү яки килешүне рәсмиләштергәндә кертелгән аванс турында билге, әгәр мондый түләү башкарылган булса;

- заказны кабул итү һәм үтәү датасы;

- федераль законнарда Россия Федерацияcенең башка норматив - хокукый актларда яки хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) турындагы шартнамәдә билгеләнгән яисә эш әйләнеше вакытында каралган очракта, эш нәтиҗәләрен гарантия сроклары һәм нәтиҗәләре;

- күрсәтелә торган хезмәтләрнең (башкарыла торган эшләрнең) спецификасына бәйле башка кирәкле мәгълүматлар;

- заказны кабул иткән зат вазыйфасы һәм аның имзасы, шулай ук заказ биргән кулланучыны имзасы.

Хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) турындагы килешүнең бер нөсхәсе башкаручы тарафыннан кулланучыга бирелә. Кулланучы барында башкарыла торган хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) турында шартнамә шулай ук касса чегы, билет һәм башкалар бирү юлы белән рәсмиләштерелергә мөмкин. Әгәр сезгә, кулланучы буларак, килешүне язма рәвештә рәсмиләштерергә тәкъдим итмәсәләр, башка оешмага мөрәҗәгать итү яхшырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев