Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рөстәм Миңнеханов: белгечләр безнең вакцина — иң уңышлы, дип раслый

Татарстанда Covid-19дан вакцина ясатучыларның бернинди тискәре йогынтысы юк.

Галимнәр һәм тикшерүчеләр раслаганча, коронавирустан Россия вакцинасы — бүгенге көндә эшләнгән барлык вакциналар арасында иң нәтиҗәле һәм уңышлы. Татарстанда коронавируска каршы вакцинация тайпылышларсыз уза.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IV чакырылыш Чаллы шәһәр Советының бишенче утырышында хәбәр итте. "Белгечләр безнең вакцинаның иң уңышлы, иң нәтиҗәле булуын раслый. Мин рәсми рәвештә вакциналаштырылган кешеләрнең нинди дә булса тискәре йогынтылары,  проблемалары юк дип ышандыра алам. Безнең сәламәтлек саклау системасы эшендә мондый очракларны без әлегә күрмибез", - дип ассызыклады ул.

Татарстанда вакцинация «Спутник V» препараты белән уза. ТР Президенты республиканың 1,5 млн кешесенә вакцинация ясау бурычын куйды. Бүгенге көндә коронавирустан 48 мең 204 татарстанлы прививка ясаткан.

Казанда шәһәрнең барлык амбулаторияләрендә яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясарга мөмкин. Шулай ук Covid-19дан «Мега» сәүдә үзәгендә вакцинация ясарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев