Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерүдә сүлпән һәм алдынгы районнарны искәртте

«Сөт — төп керем чыганагы», — диде Президент.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерүдә сүлпән һәм алдынгы районнарга тукталды. Сөт җитештерү әһәмияте турында ул «Казан-Экспо» үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында сөйләде.

«Республика — илдә иң күп сөт җитештерүче төбәк. Сөт — төп керем чыганагы. Зур агросәнәгать предприятиеләре ит җитештерә, ләкин авыл хуҗалыгы формированиеләрнең төп өлеше бизнесында сөткә өстенлек бирә». — ди Президент.

Ул алдынгылардан Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнарын атады. Аларда тәүлегенә савылган сөт 200-300 тоннадан артык.

 

«Сөткә начар мөнәсәбәттә булганнарны да әйтми кала алмыйм. Менделеевскта 14 тонна, Чирмешәндә 17 тонна, Бөгелмәдә 17 тонна, Кама Тамагында 20 тонна. Хәзер 20 тоннаны бер алдынгы хуҗалык та җитештерә ала. Мин белмим: ул хуҗалыклар, анда яшәүчеләр үз бизнесларын ничек алып барырга җыена? Башка чыганак юк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул терлек баш санын арттыруга гына түгел, бер сыердан нәтиҗәлелеккә дә игътибар кирәклеген искәртте.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев