Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сак булыгыз, кош гриппы!

Әлеге уңайдан район ветеринария хезмәткәрләре халык белән аңлату эшләре алып бара һәм буклетлар тарата.

Кош гриппы – вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле авыру кошны юк итәләр. 

 Кош гриппының симптомнары: кошларның йомырка салуы, ашаулары кинәт кими, тамаклары кибә, хәлләре китә. Авыру кош башын төрле якка боргалый, муены кәкерәя, тышкы ярсыткычларга битараф кала. Йон-каурыйлары тузгыган була,үләр алдыннан кикриге зәңгәрләнә. Тавыклар башларын иеп, күзләрен йомып тора, томшык тишекләре тыгылган була. Гырылдап, еш-еш сулыйлар. Эчләре китәргә мөмкин, тизәкләре яшькелт-көрән төстә була.

Теләче  районы  дәүләт  ветеринария  берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов йорт кошларын ябып торырга куша. Ә су кошларын ачык күлләргә чыгару катгый тыела. Былтыр нәкъ менә көз көне Мөслим, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа районнарында инфекция теркәлгән булган.  Россиядә  ел башыннан кош гриппы очраклары теркәлгән 15 торак пункт билгеле. Болар –  Әстерхан, Төмән, Ростов, Чиләбе өлкәләре, Краснодар крае, Дагыстан Республикасы. Сентябрь башында Чиләбе өлкәсендә кош гриппы ачыкланган очраклар булган.

Илгизәр Гарипов шуңа да, читтән кош сатып алганда, аеруча сак булырга куша. Районга кош кертү ветеринарлар рөхсәтеннән башка  эшләнергә тиеш түгел, ди ул, бигрәк тә чит республикадан керткәндә.

Кош-кортлар авырса яки үлү очрагы булса, кош-корт хужасы кичекмәстән Теләче район дәүләт ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә тиеш. Телефон номеры: 8843602-10-39,8843602-11-46.

 

 

фото: https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев