Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Саннар төгәллек ярата

Җырның - җыртыгы, эшнең - ояты юк диләр. Бу озак еллар дәвамында район үзәк хастаханәсендә статистик булып эшләүче Раушания Габделбарый кызы Усманова өчен дә искәрмә түгел.

Раушания ханым авыруларга турыдан-туры хезмәт күрсәтүдә һәм дәвалауда катнашмаса да, 33 ел дәвамында районның сәламәтлек саклау өлкәсендә биниһая зур хезмәт куйган зат. Алай да, шушы дәвердә аңа сигез ел дәвамында балалар бүлегендә шәфкать туташы буларак эшләп алырга насыйп була.

Әлегедәй игелекле хезмәткә ул ул үзен балачактан әзерли. Аның яшь күңелендә шәфкать туташы булу, аны гомерлек һөнәр итү хыялы нәкъ менә Казаклар сигезьеллык мәктәбендә укыганда бөреләнә дә инде. Шулай ук үз эшләренең осталары, авылдашлары - Казаклар авылы фельдшеры Суфия Кашапова белән Олы Кибәхуҗа авылы фельдшеры Фәния Нигъмәтҗановаларның да үрнәк эшләре һәм күркәм образлары тәэсир итми калмагандыр. Яшь кыз ике дә уйлап тормый, 1983 нче елда Югары Кибәхуҗа урта мәктәбен тәмамлагач, туганнары яшәгән Түбән Кама шәһәрендәге медицина училищесына (хәзер заманчалаштырып көллият дип йөртәбез) укырга керә. 1985 елда әлеге уку йортын уңышлы тәмамлап, кулына диплом алган яшь белгечне мәҗбүри бүленеш (распределение) буенча Саба районы үзәк хастаханәсенә эшкә җибәрәләр. Теләче участок хастаханәсе баш табибы Генадий Барягин аны балалар бүлегенә шәфкать туташы итеп билгели. Ул чакта Теләче участок хастаханәсе Саба районы үзәк хастаханәсенең бер зур канаты булып санала. Нәкъ шул елларда ул мәктәп елларыннан ук дуслашып йөргән Казаклар авылы егете Ренатка кияүгә чыга. Эш урынына - хастаханәгә юл йөрүе шактый кыскара. Раушаниянең гомер буе, әүвәл Олы Кибәхуҗа авылыннан, аннары, Казаклардан йөреп эшләвен истә тотып әйтүем. Дус-тату гаиләдә алар - үзләре һәм Илдус бабай белән Гыйлемниса әби үрнәгендә бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Казанда укып, югары белем алуга ирешкән кызлары Рәсимә белән уллары Ирек күптән инде башлыкүзле булып, оныклар сөю бәхете бүләк иттеләр үзләренә.

Сигез ел балалар бүлеге шәфкать туташы вазифасында хезмәт куеп, намуслы, тырыш хезмәте белән хезмәттәшләре, балалар һәм әти-әниләр алдында зур абруй һәм тәҗрибә туплаган, ягымлы һәм тыныч холыклы Раушанияне билгеле сәбәпләр белән статистик хезмәтенә күчерәләр. Яңа участокта да сынатмый Габделбарый кызы, йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкарып, үз эшенең остасына әверелә. Статистикның эше хисап язудан гыйбарәт. Төгәллек, пөхтәлек һәм сабырлык сорый торган хезмәт. Саннар төгәллек ярата, алар ялгышуны гафу итми. Раушания Габделбарый кызының озак еллар дәвамында әлеге өлкәдә куйган тынгысыз хезмәте Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамотлары белән бәяләнде. Аны якынлашып килүче Медицина хезмәткәрләре көне һәм гомер бәйрәме белән котлап, гаять җаваплы, зур белем һәм тәҗрибә сораган эшендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев