Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Савымчылар бәйгесе” кабаттан яңарды

Бүген, ягъни 13 август көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте базасында савымчылар һәм ясалма орлыкландыру техниклары бәйгесе булып үтте.

Һөнәри осталык бәйгесендә районыбыз хуҗалыкларыннан килгән 16 савымчы, 7 ясалма орлыкландыру технигы  көч сынашты.

Ямбулат товарлыклы-сөтчелек фермасы биләмәсендә узган бәйгене тантаналы шартларда муниципаль  район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде.

  • Электән үткәрелеп килгән бәйге-чараны кабаттан яңартырга булдык. Ул бәйге генә булып калмыйча, бер-берең белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу, күңел ачу, ахыр чиктә, киләчәк хезмәткә дәрт-дәрман, көч алып китә торган чара булып тормышыбызга кире кайтсын. Бәйгедә барыгыз да уңышлар телим! - дип теләкләрен җиткерде ак халатлардан килгән хөрмәтле терлекчеләребезгә.

Көн буе дәвам иткән киеренке ярышта савымчылар арасында җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән Гөлия Абдуллина җиңүче дип табылса, ясалма орлыкландыру техниклары бәйгесендә беренчелекне җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте ясалма орлыкландыру технигы Әлфия Кадыйрова берәүгә дә бирмәде. Бәйгедә призлы урыннарны алучылар исемлеге, башка бүләкләнүчеләр һәм бәйгенең ничек узуы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев