Теләче Информ

Сайлау участоклары әзерме икән?

17,18,19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатларны өстәмә сайлау узачак.

Шул уңайдан район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин җитәкчелегендәге комиссия сайлау участокларында булды. Бу көнне алар Орымширмә, Олы Мишә , Әбде, Тактамыш,  Иске Җөри авылындагы сайлау участогы комиссиясе әгъзалары белән аралашты, аларның  сайлау үткәрергә әзерлеге ни дәрәҗәдә икәнлеген бәяләделәр.

Реклама

Шунысын дә әйтергә кирәк, комиссия белән  Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Теләче, Мамадыш, Кукмара  районнарындагы белгеч-эксперты Ландыш  Шәйхетдинова да йөрде.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: