Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Шармыш авылында "Илһам Шакиров иҗаты аша туган якка мәхәббәт" исемле чара үткәрелде

Бүген Татарстан Республикасының халык, Россиянең атказанган һәм халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Алтын Аполлон иясе, татар халкының “тере легендасы” Илһам Шакировның туган көне.

Бүген -15 февраль көнне - Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакировның туган көне. Аңа 85 яшь тулган булыр иде. Илһам Шакиров үзенең вокаль-башкару мәктәбен оештырган татар мәдәниятенең күренекле вәкиле булып тора.

Илһам Шакировның туган көне уңаеннан, 2021 елның 14 февралендә Шармыш авыл китапханәсендә «Татарстан сандугачы – Илһам Шакиров»дип исемләнгән күргәзмә - истәлекләр куелды. Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре "И. Шакиров иҗаты аша туган якка мәхәббәт" дигән чара үткәрделәр. Татарстан АССРның халык артисты И.Шакиров тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Укучылар арасында күргәзмә әдәбиятына күзәтү үткәрелде, аның матур җырларын тыңлау оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев