Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Шатлык” балалар бакчасында туган телгә багышланган төрле чаралар уздырыла

Билгеле булганча, 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан районыбызда кызыклы чаралар ел дәвамында үткәрелеп бара. Алар арасында концертлар, конкурслар, гомуми белем бирү учреждениеләрендә дуслык һәм татулык дәресләре һәм башкалар бар.

Безнең өченче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында да туган телгә багышланган төрле чаралар даими үткәрелеп тора. Милли бизәкләр доминосы, курчакларны татар милли киеменә киендерү, Гөлбикә белән Гомәр курчаклары белән уйнау, татар мультфильмнарын карау һәм башка бик күп төрле чараларда балалар яратып катнаша.

Үткәрелә торган чараларның әһәмияте зур. Балалар күңел ачып, уйнап кына калмыйлар, алар милләтебезнең үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, әкиятләре, җырлары белән дә танышалар. Кечкенәдән үз милләтеңә, телеңә карата кызыксыну уята алу милләтебезнең киләчәген бар итә икәнлеген онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев