Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сигез айлык хезмәткә нәтиҗә ясалды

Бүген, ягъни 14 сентябрь көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында район авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан агымдагы елның сигез, шул исәптән август аенда терлекчелек тармагында куелган хезмәткә нәтиҗә ясалды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә Казаклар авылы клубында узган семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә әлеге теманы яктыртып, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте җитәкчесе Рафис Яхин һәм аның терлекчелек тармагы буенча урынбасары Ренат Абдуллаев  чыгыш ясады. Август аенда куелган хезмәт нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында үткәрелгән рейтингта беренче урынга җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте чыкты. Аның җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдиновка мактаулы приз - күчмә ат сыны тапшырылды.

Семинар-киңәшмәнең практик өлеше Казаклар товарлыклы-сөтчелек комплексында узды. Катнашучылар биредә ферма биләмәсенең торышы,  терлекчелек торакларының кышка әзерлеге һәм бүгенге төзекләндерү, реконструкция эшләренең барышы белән таныштылар.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X