Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Симәнә туплап кал!

4 август көнне җаваплылыгы чикләнгән “Тукаш” ширкәте биләмәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә булып үтте.

Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашында узган киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләренә әлеге ширкәт кырларында “Низамов М. Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары игеп үстергән сабан бодаеның “Йолдыз” дип исемләнгән элиталы сорты симәнә буларак тәкъдим ителде. Шунда ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре сату-алулар буенча үзара килешүләр дә алып барды. Чөнки быелгы корылык елыннан соң сәүдәгәрләрнең алга таба симәнә орлыгын нинди бәядән һәм нинди сыйфат белән тәкъдим итәчәген бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Шуңа да алдан аяк киенеп кую хәерлерәк диелде киңәшмәдә. Чарада “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов катнашты һәм чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев