Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сөт - керем чыганагы

Бүген, ягъни 9 июль көнне, җаваплылыклары чикләнгән “Игенче” һәм “Чулпан” ширкәтләре базасында семинар-киңәшмә булып үтте.

 Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә Казаклар авылы клубында узган пленар өлештә быелның беренче яртыеллыгында һәм июнь аенда терлекчелек өлкәсендә куелган хезмәткә нәтиҗә ясалды, табыш-югалтулар барланды, терлекчелек тармагы буенча авыл хуҗалыгы предприятеләре арасында үткәрелгән рейтингта җиңүчеләр билгеләнде. Традицион ярыш-рейтингның июнь ае җиңүчесе дип җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте терлекчеләре табылды. Киңәшмәдә бәйгенең күчмә призын - ат сынын, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов кулыннан әлеге ширкәт җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов кабул итеп алды.

Моннан тыш, семинар-киңәшмәдә яңа ел урагына әзерлек, терлек азыгы әзерләүнең барышы, көзге чәчү өчен җир эшкәртү, симәнә һәм ашлама туплау мәсьәләләре калку күтәрелде. Әлеге темаларны яктыртып, киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, “Росельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең нәсел эше буенча белгече Резидә Фәрхуллина чыгыш ясады.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше “Игенче” ширкәтенең техника паркында, амбар хуҗалыгында, “Чулпан” ширкәтенең амбар хуҗалыгында һәм товарлыклы-сөтчелек фермасында узды.  

Шунда ук, ике ширкәттә дә  “Гостехнадзор”ның  район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров тарафыннан ашлык суктыру комабайннарына техник карау да үткәрелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев