Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Табигать - безнең йортыбыз

Кеше йорт- җирне тотып, анда уңайлыклар тудырып яшәгән кебек, табигатьне дә яратырга, тәрбияләргә бурычлы.

Галимнәр әйтүенчә, экологик гыйлем орлыклары бала күңеленә нәкъ менә бала вакытта салынырга тиеш. Шуны истә тотып, без, педагоглар, балалар бакчасында тәрбияләнүче һәр сабыйга экологик белем бирү өстендә эшләүне максат итеп куябыз да.

Без, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы, экологик юнәлештә эшләүче балалар бакчасы буларак, бу өлкәдә яңа алымнар кулланып эшләргә тырышабыз. Кышкы айларда тәрәзә төпләрендә яшелчә, гөлләр үстерү, иртә яздан бакчабыз биләмәсендә яшелчә, җиләк- җимеш үстерү серләренә төшенү, экологик сукмакта эшчәнлек алып барудан тыш, без бүгенге замана баласын кызыксындыру өчен яңарак, аларга якынрак булган ысуллар эзләргә кирәклеген аңлыйбыз. Махсус шушы юнәлештә җиһазландырылган заманча интерактив тактасы, әлеге теманы яктырткан методик әсбаплары, үз лабораториясе булганда, балаларда кызыксыну бермә-бер артыр иде дигән фикердә без.

Әледән әле бу өлкәдә яңа белемнәр туплау өчен төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз, әзерлек курсларына педагогларыбызны җибәрәбез. Шундый конференцияләрнең берсендә без Татарстан Республикасындагы "Рус география җәмгыяте" белән танышып, аларны үзебезгә - Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына кунакка чакырдык һәм эшчәнлегебез белән якынрак таныштырдык. Туган ягыбыз экологиясен, аның географиясен өйрәтү өчен мәктәпкәчә 3-7 яшьтәге балаларга нинди күрсәтмә әсбаплар, уеннар кирәклеген кунакларыбызга җиткердек. Безне игътибар белән тыңлаганнан соң “Рус географик җәмгыяте”нең Татарстандагы региональ бүлеге рәисе урынбасары Андрей Юрьевич Агарков һәм әлеге җәмгыятьнең яшьләр клубы җитәкчесе Фархуллин Рөстәм Шәриповичлар проект язу эшенә алынырга теләкләре белән уртаклаштылар. Безгә бәхет елмайды. Бер ел дигәндә, 50 меңгә исәпләнгән проект җиңүчеләр исемлегенә кереп грант отты. Күптән түгел безнең балалар бакчасына әлеге грант акчасына алынган, үзебезнең хыялда тудырган җиһазлар кайтты. Аны безгә проектның җитәкчеләре үзләре тапшырды. Дүрт юнәлештә эшләп була торган интерактив тактасы һәм бик күп методик, күрсәтмә әсбаплары җыелмасыннан гыйбарәт әлеге уеннарны уйнатканда өлкән төркем балаларының күзендә зур кызыксыну уятканнарын күргәч, Андрей Юрьевич: “Балаларга бу уеннар ошагач, без максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз, сезнең балалар бакчасы белән берлектә тудырган проектыбыз бик күп еллар бакчага йөрүче балаларга экологик гыйлем бирсен иде”, - дип теләде.

Ания Нуруллина, беренче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X