Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Таләпләр һәркемгә дә бер

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт испекциясенең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 16 йөртүчегә тәрәзә пыялалары яктылык үткәрү буенча техник регламент таләпләренә туры килмәгән автомобиль белән идарә иткәннәре өчен административ беркетмә төзелгән.

Быелның 8 аенда Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт испекциясенең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 16 йөртүчегә Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12,5 маддәсе 3,1 өлеше нигезендә, ягъни тәрәзә пыялалары яктылык үткәрү буенча техник регламент таләпләренә туры килмәгән автомобиль белән идарә иткәннәре өчен, административ беркетмә төзелгән. Узган ел бу күрсәткеч 18 булган.

Әлеге автомобиль хуҗаларына дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 2011 елның 7 февралендә чыгарылган 3 нче номерлы “Полиция турында”гы Федераль законда каралган маддәләр нигезендә кисәтү ясалып, законга каршы гамәлне бетерү - автомобиль тәрәзәләрендәге өслекне алып ташлау шарты куелды.

Россия Федерацияcенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.3 маддәсенең 1 нче өлешендә каралган таләпләрне (ягъни полиция хезмәткәрләренең законлы карарларын һәм таләпләрен үтәмәү) үтәмәгән очракта, хокук бозучыларга 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф түләтү яки 15 тәүлек административ арест билгеләү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев