Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тансык яңгыр

Җәнәй авылыннан Дамира Миннебаева шигыре.

Яңгыр төшә. Йөгерепләр

Чыктым яңгыр астына.

Кош тоткандай сөенәмен

Һәрбер төшкән тамчыга.

 

Шундый рәхәт! Чәчләремнең

Һәр бөртеге чылана.

Өстемдәге киемнәрем

Тәннәремә сылана.

 

Юк, качмыймын. Яусын әйдә,

Чиләкләрем тулганчы.

Җирдәге һәрбер тереклек

Сулар эчеп туйганчы.

 

Яңгыркаем, саранланма,

Кабаланма китәргә!

Ашыгалар болытларың

Чабып кына үтәргә!

 

Сулыш алсын иген-кырлар,

Урманнар, болыннарым.

 Агачлар да юып калсын

Хәтфәдәй толымнарын.

 

Кояш та бүгенгә бераз

Ял итеп торсын качып.

Озакламый килеп чыгар

Зәңгәр пәрдәсен ачып.

 

 Рәхмәт яусын, тансык яңгыр,

Яудың син бик вакытлы.

Ялт иттердең бөтен җирне,

Сөендердең халыкны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев