Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан Covid-19 авыручылар саны иң аз артучы төбәкләр арасына керде

Соңгы тәүлек эчендә республикада коронавирус авыруының 75 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстан иң аз Covid очрагы булган Россия төбәкләре исемлегенә керә. Covid-19 диагностикасы башланганнан бирле республикада 9 700 кеше вирус белән зарарланган, аларның 75е узган тәүлектә авырыган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонинага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Аның мәгълүматларына караганда, республикада авыручыларның зур үсеше күзәтелми, хәзер ОРВИ белән авыручылар санының сезонлы артуы күзәтелә, аңа коронавирус та керә.
"Бу күтәрелеш ел саен булыр дип көтелә, әмма быел аңа яңа коронавирус авыруы да өстәлде", — дип билгеләп үтте белгеч.


Соңгы вакытта тәүлек эчендә авыручылар саны арту темпы бераз артты — 0,7% ка кадәр (октябрьдә-0,6%, сентябрьдә-0,5%), шуның 14% ы — симптомсыз, 18 е — пневмония һәм 69% ы-ОРВИ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X