Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан укучыларын «Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы» бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар

Катнашу өчен компьютер яки планшет булу да җитә.

1-9 сыйныф укучыларын 13 апрельдән 17 майга кадәр бөтен ил буенча узачак «Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы» дип аталган бушлай онлайн-олимпиадада катнашырга чакыралар.

Олимпиаданың сынау туры 13-26 апрельдә узачак. 27 апрельдә Мәскәү вакыты белән 9.30 сәгатьтә Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинаның финанс грамоталылыгы буенча ачык онлайн-дәресе узачак. Олимпиаданың төп туры 27 апрельдән 17 майга кадәр узачак.

Олимпиада бер үк вакытта 1-9 сыйныф укучылары өчен Россиянең барлык төбәкләрендә дә онлайн-форматта үткәрелә. Катнашу өчен компьютер яки планшет булу да җитә.

Укытучылар һәм аларның укучыларының Учи.ру укыту платформасына кергәннәре булса, олимпиадада катнашу өчен Uchi.ru  яки biz.uchi.ru  олимпиада сайтына үз логин һәм парольне җыеп керергә һәм биремнәрне чишә башларга кирәк. Платформага кергәннәре булмаса, теркәлү узарга кирәк.

Әлеге олимпиада Учи.ру онлайн-платформасында  «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты, икътисади үсеш министрлыгы, РФ Үзәк банкы һәм финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

Олимпиадада катнашкан барлык укучылар һәм укытучылар грамота яки сертификатлар белән бүләкләнә.

Тулырак мәгълүмат https://olympiads.uchi.ru/olymp/bizuchi сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев