Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда 2023 елга кадәр территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар циклы башлана

Фикер алышулар 16 муниципалитетта узачак.

Халык белән беренче очрашулар Алабуга һәм Нурлатта 14 апрельдә узачак. Икенче көнне фикер алышулар Теләче районының Баландыш авылында һәм  Яшел Үзән районы штп Васильевода. Башка районнар өчен даталар билгеләнгәннән соң, җәмәгать фикер алышуларының тулы графигы park.tatar сайтында урнаштырылачак.
Мөһим деталь: бу елда яңартылачак объектларның киләсе чиратларын тормышка ашыру фикер алышуга чыгарыла. Әмма аларны комплекслы итеп төзекләндерү өчен, территорияне 26 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында узачак тавыш бирүдә мөмкин кадәр күбрәк кеше сайларга тиеш.
Моннан тыш, фикер алышуларда катнашучыларга беренче чират паркларының финал концепциясен тәкъдир итәчәкләр, аларны май уртасында ук төзергә керешәчәкләр, шулай ук проектларда кулланылган архитектура карарлары турында җентекләп сөйләячәкләр. Халык аларның йомгаклау проектына ничек йогынты ясавын күрәчәк һәм эш башланганчы ук әлеге территориядә нәрсә барлыкка киләчәкне беләчәк.
Иҗтимагый фикер алышуларда катнашырга барлык теләүчеләр чакырыла - җирле халык, милекчеләр һәм арендаторлар, активистлар, җәмәгатьчеләр, кыскасы, кече ватаннары кыяфәтенә битараф булмаган барлык кешеләр.
Исегезгә төшерәбез,  узган ел иртә яздан Баландышлылар яр кырыйларын ак таш белән ныгытып чыкты. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманның командасы Баландыш авылында эшләнә башлаган паркны килеп карады. Әлеге парк төзелешенә республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бүлеп бирү планлаштырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев