Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда кабат температура рекорды куелган

ТР башкаласында һава температурасы инде өченче көн рәттән максималь күрсәткечләрне узып киткән.

14 майда ТР башкаласында рекорд куелган — термометрның терекөмеш баганасы +31,3 градуска (2019 елда +30,6 градус) кадәр күтәрелгән. 

15 май көнне башкалада һава температурасы Казань-опорная станциясендә +31,4, Казань-аэропорт станциясендә +31,6, Казань-Сокол станциясендә +32,4 градус тәшкил иткән. Моннан алдагы рекорд 1898 елның 15 маенда теркәлгән — ул чагында температура +29,6 градуска җиткән. 

16-нчы майда Казанда кабат температура рекорды куелды. Шулай итеп, Казан-опорная һәм Казан-аэропорт метеостанцияләрендә температура 32 градус тәшкил итте, Казан-Соколда термометр баганалары 32,2 градуска кадәр күтәрелде.

Алдагы максимум 1995 елның 16 маенда теркәлгән һәм 30,2 градус тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев