Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанның авыл халкы бушлай 10 млн. сумлык үсентеләр һәм орлыклар алачак

Татарстанлылар 30 тонна суган, 1 тонна кишер орлыгы, 600 кг ашханә чөгендере орлыгы, шулай ук кәбестә үсентеләрен алачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкына яшелчә культуралары орлыкларын сату программасына 10 млн.сум бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Татарстанлылар 30 тонна суган, 1 тонна кишер орлыгы, 600 кг чөгендер орлыгы, шулай ук кәбестә үсентеләрен алачак.

Программаның асылы авыл халкына орлыкларны һәм үсентеләрне түләүсез тапшырудан гыйбарәт, бу катлаулы икътисади вәзгыять шартларында авыл кешеләренең үзмәшгульлеген тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек тотрыклылыгын сакларга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә орлык шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында бүлү өчен республика районнарына тапшырылган инде. Үсентеләрне бераз соңрак, агымдагы елның май аенда кайтарачаклар.

Орлыклар алу буенча мәгълүматны 8(843)221-77-72 телефоны аша яки үз районың башкарма комитетларында һәм авыл җирлекләрендә ачыкларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X