Теләче муниципаль район Советының чираттагы уникенче утырышы узды
27 нче август көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы уникенче утырышы узды.
Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, район Прокуроры урынбасары, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Утырышның көн тәртибендә 2 мәсьәлә каралды.
- Муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләү дотациясен Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы бюджетына керүче 2022 нче һәм 2023 һәм 2024 нче еллар план чорына физик затлар кеременә булган салымын күчерү өстәмә нормативы белән алыштыру турында.
- Теләче муниципаль районында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында чаралар планының үтәлеше турында.
Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гиниятуллинннар чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев