Теләче Информ

Теләче районында 10 ноябрьгә кадәр төбәк юлы буенча хәрәкәт ябылды

Арча – Теләче – Олы Кибәхуҗа автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Теләче районында автомобиль юлы участогы буенча хәрәкәт 10 ноябрьгә кадәр ябылачак. "Бу  суүткәргеч торбаны ремонтлау белән бәйле", – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Реклама

Автомобильчеләр Арча – Теләче төбәк юлы буйлап йөрергә мөмкин. Машина йөртүчеләрне үз маршрутларын алдан ук планлаштыруларын сорый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: