Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче Сабантуе

Сауш авылында яшәүче Резеда Шәйдуллинадан шигырь.

Теләче Сабантуе

Сабантуйлар колачлый дөньяны

Татарларым яшәгән җирдә.

Язгы сабан беткәч, халкым аны

Бәйрәм иткән гомер-гомергә.

Теләчедә, матур зур болында,

Якты, җиләс, тигез мәйданда,

Сусыл  үлән исе аңкыганда

Сабан туе чакыра быел да.

Район торгызуга 30 ел Һәм

Телләр, халыклар дуслыгына

Багышланачак быелгы  бәйрәм –

Кунаклар, сез кайтыгыз гына!

Бу мәйданның  урыны да урыны!

( Ярыша ала тик җәннәтләре)

Җыр-музыка ярышлары, уены!

Гөрләп тора сәүдә рәтләре!.

Теләчемнең эшкә батыр халкы –

Бар нәрсәдән кыйммәт байлыгы.

Бүләк көтә сабан батырларын,

Батырлар – төбәк горурлыгы!

Үстергән спортчыларыңның гел

Уңышларын кат-кат күрәсең.

Парижларны дер селкеткән Раил –

Дөньякүләм  данлы  көрәшчең!..

Килик без, кунаклар, Сабантуйга,

Үкенмәбез һич тә, килик без.

Мондый бәйрәм тик безнең халыкта-

Сабантуйның кадерен белик без!.

Резеда Шәйдуллина, Сауш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев